Мамадыш мәдрәсәсендә авыл имамнары укулары башланды. Укулар һәр көнне, иртәнге 08:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр, бер атна дәвам итәчәк. Әлеге укулар барышында алар Коръән, Ислам шәригате, хәдис, Коръән тәфсире фәне буенча гыйлемнәрен арттырачаклар. Аллаһ Тәгалә аларга хәерле гыйлемнәр насыйп әйләсен.
Альберт Хуҗин