Районыбызда намаз уку бәйгесе оештырылды.

     Намаз – Исламның биш терәгенең берсе һәм шунлыктан намаз уку барлык мөселманнар өчен әмер ителгән.Кешеләрнең иң төп вазифасы – Аллаһының барлыгына һәм берлегенә, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең пәйгамбәрлегенә ышану. Мөэминнәрнең иң мөһим гыйбадәте исә – намаз уку.

      Мамадыш районының Көмеш Күл авылы мәктәбендә Тәкәнеш төбәге мәхәлләләре, Кече Сөн авылы мәчетендә, “ Рәхимле” мәчетендә һәм Изге Нур мәчетендә балалар  арасында “ Намаз уку” бәйгесе оештырылды.

      Җиңүчеләр 21 апрель көнне узачак районкүләмендә катнашу хокукына ия булдылар.

      Бәйгедә катнашкан балаларга һәм аларны өйрәтүче мөгаллимнәргә, әти-әниләргә, ярдәм итүче иганәчеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерде район имам – мөхтәсибе Илһам хәзрәт.