"Рәхимле" мәчете мәхәлләсендә ифтар мәҗлесе

   Бүген 21 май көнне  Мамадыш совхозы бистәсе "Рәхимле" мәчете мәхәлләсендә ифтар мәҗлесе узды. Чарада 150 дән артык райондашыбыз катнашты.

    Мәҗлеснең вәгазь өлеше җирлекнең мәдәният йортында Казаннан килгән кунак - Хәләл комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншинның "Исламда гаилә кыйммәтләре" дигән темага чыгышы белән барды. Сорауларга җаваплар бирелде.

       Ирек хәзрәтнең чыгышыннан халык бик канәгать калды. Авыз ачып, намаз укыганнан соң чара мәктәп ашханәсендә дәвам итте. Әлеге мәҗлесне әзерләүчеләргә, авыл җирлеге башлыгына, мәдәният йорты, мәктәп коллективына, мәхәлләдә яшәүче иганәчеләргә, фидия сәдакасы бирүчеләргә һәм әлеге чараны ямьләндереп вәгазь нәсыйхәт сөйләүче Ирек хәзрәтне районыбызга алып килүне оештырган Казан шәһәре Гаилә үзәге җитәкчесе, депутат Айгөл Рәшит кызына һәм Мамадыш ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшинага зур рәхмәтебезне белдерәбез! Тоткан уразалар, ифтар кылдырулар кабул булсын!!