"Шәкертләр бәйгесе"

      17 нче Зөлхиҗҗә көнне Мамадыш шәһәренең "Яшьлек" скверында корбан уңаеннан "Шәкертләр бәйгесе" дип исемләнгән районкүләм мөселман сабантуе узды. Бәйрәмебезне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзараты мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәре белән аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Коръән укып, дога кылып ачып җибәрде.

     Районыбыз төбәкләреннән һәм шәһәребез мәчетләреннән балалар командасы сәхнәдә төрле номинациядә бәйгеләрдә катнаштылар. Төрледән төрле уеннар, ярышлар оештырылды. Күмәкләп өйлә намазы укыганнан соң, өлкәннәр арасында да ярышлар булды.